Попечительләр советы утырышы кысаларында "Гаврош" приютында “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Узган җомгада, 17 ноябрь көнне, "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булды. Чара “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыруга багышланган иде, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" хатын-кызлар депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үткәрде.

Шулай ук киңәйтелгән утырышта социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советының координацион Совет рәисе Светлана Захарова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кызлар депутат берләшмәсе партиясенең активистлары катнашты.

Чара барышында мәктәпкәчә балаларны мәктәпкә әзерләү каралды.

Очрашу ахырында шәхси эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәм иткән өчен рәхмәткә лаек булды, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина приютка спорт җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International