12 социаль ярдәм алучы бала сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чарада катнашты

2017 елның 17 ноябре, җомга

"Россия Балалары - 2017" комплекслы-профилактик операциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгеч Ксения Ведерникова "Рәхмәт, тәмәке тартмыйм" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Чарада социаль ярдәм алучы 12 бала катнашты.

Дәрес башында белгеч балалар белән сәламәтлек турында сөйләште, тәмәкенең кеше һәм аның организмына начар йогынтысы турында сөйләде. Аннан балаларга уңышлы кешенең портретын төзергә тәкъдим ителде.

Алга таба катнашучылар тәмәкенең антирекламмасын уйлап тапты. Уен формасында балалар тәмәкегә "Юк" дип әйтергә өйрәнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International