Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә өстәмә чаралар гамәлгә ашырыла

2017 елның 17 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә өстәмә чаралар гамәлгә ашыруда катнашу өчен эш бирүчеләрнең гариза карау буенча комиссия утырышы булды. Әлеге чаралар үз эченә инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы ата-аналарга эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтүне алган.

Әлеге категория гражданнарга эш урыннары булдыру өчен заявкалар "АППАК" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесеннән бирелде. Шулай итеп, эш бирүче машина белән сыер саву операторы (сыер савучы) эш урыны булдыру (җиһазландыру) планлаштыра.

Эш бирүче машина белән сыер саву эш урынын 30 ноябрьгә кадәр җиһазландырырга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International