“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге педагогы тәмәке һәм хәмернең зыяны турында сөйләде

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 17 ноябрендә “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Шипилова Елена тарафыннан “СТАЛКЕР” программасы буенча тартуның һәм алкогольлы эчемлекләрнең зыянлылыгы турында чара үткәрелде.

Чирмешән лицее укучылары белән начар гадәтләргә караганда сәламәт яшәү рэвешенең файдасы күберәк булуы турында кисәтү әнгәмәсе үтте. Әңгәмә вакытында тренинг күнегүләре дә кулланылды.

Өстәмә мәгьлумат буларак балаларга “Киләчәк айнык яшьләр кулында гына” һәм “Тартуның зыянлылыгы” дигән буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International