КФУның Алабуга институты психологик ярдәм күрсәтү үзәге базасында эшсез гражданнарны социаль җайлаштыру буенча чираттагы дәресләр узды.
Дәрес барышында эшсез гражданнар мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү, эш бирүче белән эшлекле сөйләшү уздыру буенча күнекмәләр алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан дәүләт хезмәте 337 эшсез алабугалыларга күрсәтелде.