Министр урынбасары Наталья Бутаева "Аргументы и Факты" газета укучылары сорауларына җавап бирәчәк

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Иртәгә "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линиядә әңгәмә узачак.

Әңгәмә барышында түбәндәге сораулар каралачак: 2018 елда пенсионерлар өчен җәмәгать транспортында йөрергә ташламалар үзгәрүе, кемнәргә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидияләр каралган һәм башкалар.

Бу һәм башка сорауларга Наталья Бутаева шәхсән үзе җавап бирәчәк. Сорауларны 14:00 дан 15:00 сәгатькә кадәр (843) 526-94-46, 526-94-20 һәм 526-73-75 телефон номерлары буенча алдан бирергә була.

Хатлар өчен электрон почта адресы ADorfman@kazan.aif.ru "Турыдан-туры линия" тамгасы белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International