«Лесенка здоровья» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Татьяна Евлентьева мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.
"Билгеле булганча, хәрәкәт – ул тормыш. Шуңа күрә, һичшиксез, даими физик активлык кирәк. Әмма мөмкинлекләре чикле балаларга барлык спорт төрләре туры килми, - дип билгеләп үтә чараны оештыручы. - Физик йөкләнеш мускулларның релаксациясенә һәм аларның тонусын төшерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш".
Эмоциональ кәефне күтәрү өчен дәрес музыка белән барды. Дәрес барышында "Ванька-встанька" уены үткәрелде.
Балалар барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар.