Яр Чаллыда инвалидларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне һәм шушы уңайдан “Ак таяк ил буйлап атлый” дигән бөтенрәсәй акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге “Бердәм Россия” җирле бүлегенең Үзәк районында урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Түгәрәк өстәл үтте.

Түгәрәк өстәлнең эшендә түбәндәгеләр катнаштылар: Челноков Андрей – сукырлар җәмгыятенең Яр Чаллы җирле оешмасы рәисе, Узәк район хакимияте вәкилләре “Бердәм Россия” партиясенең Яр Чаллы шәһәрендәге җирле бүлегенең Сәяси Советы әгъзасы – Сергей Соколов, Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Хайрова Жанна Васильевна. Чарага Казан шәһәреннән дә кунаклар килгән иде: Гөлүсә Закирова – сукырлар һәм начар күрүче кешеләр очен булган Республика махсус китапханәсенең методик бүлек җитәкчесе, Марсель Гайфуллин – тифлопедагог, Эдуард Ибраһимов – үтәрлек мохит буенча халык контроле инспекторы.

Директор урынбасары Жанна Хайрова чарада катнашучыларга физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру буенча шәһәрдәге хәлне җиткерде, бүгенге көндә оештырылучы актив мәшгульлек программалары турында, эшмәкәрлеккә булышу программалары, мәшгульлек үзәгендә теркәлгән вакантлы эш урыннары, рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш”, шул исәптән квоталы эш урыннары, уку мөмкинчелекләре һәм һөнәри белемне өстәмә алу турында сөйләде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзара проблемаларны уртаклаштылар, начар күрүче гражданнарны эшкә урнаштыруның уртак юнәлешен билгеләделәр. Чарада барлыгы 30 кеше катнашты.

Мәгълүмат өчен: Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 201 физик мөмкинлеге чикләнгән гражданин теркәлгән, шуның 12се начар күрүчеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International