Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды.
Приют карамагындагы балалар һөнәр тарихы турында белде.
"Балаларга "Полиция" дигән сюжетлы уен тәкъдим ителгән иде, - дип сөйли тәрбияче Галия Зайцев. - Бу уен аша балаларга дәүләт тарафыннан билгеләнгән законнарны үтәү мөһимлеге турында сөйләдек".
Тәрбияче Анжелы Симонова сүзләренчә, әлеге чараның максаты булып балаларны участковый һөнәре белән таныштыру торды.