“Шатлык” приютында экологик чара узды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе
   Питрәч  «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче  Апакимова Р.Х. белән "Җир – безнең уртак йортыбыз!" дип исемләнгән экологик тәрбия дәресе уздырдылар, әлеге дәреснең максаты -  табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтәге экологик тигезлекне саклауга омтылу.

   Дәрес КВН формасында  үткәрелде. Балаларга  табигать  күренешләренә карата төрле турлар аша үтәргә туры килде. Экологик вазгыятьне билгеләү, әдәби, хайван атамаларын дөрес әйту конкурсларында актив катнаштылар. Конкурс араларында табигатьнең пычрануы турында презентация күрсәтелде.Тәрбияләнүчеләрнең активлыгын стимуллаштыру өчен кызыклы, конкурслар тагын кабатланды. Үткәрелгән дәрес тәрбияләнүчеләрдә кызыксыну тудырды, алар экологик проблемаларын чишү юлларын эзләделәр, табигатьне саклау өчен приютта "Чиста ишегалды – яшел ишегалды" акциясен үткәрергә, ел саен агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртып яшелләндерү  эшен дәвам итәргә булдылар. Әлеге дәрес практик гамәли юнәлешендә, тәрбияләнүчеләрдә экологик культура формалаштыру максатыннан оештырылды. Минем уйлавымча балалар дәрес материалын узләштерделәр, куелган максатлар чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International