Иске Турья авылыннан тыл ветераны йөзьяшьлеләр рәтенә басты

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 9 ноябрендә Балтач муниципаль районы Иске Турья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Зинаида Кокрованы 90 яшьлек белән котлау тантанасы узды.

Якыннары янәшәсендә, юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин, "Бурнак" ҖЧҖ бригадиры Вәзыйх Хәкимуллин җылы котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International