“Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр РФ Конституциясе белән танышты

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

“Шатлык” приюты юрисконсульты Цырульникова Анастасия Игорь кызы приютта тәрбияләнүче балалар белән “Татарстан Республикасы Коституциясенә 25 ел” дигән темага ачык чара үткәрде. Чарада балалар төп конституцион строй белән, гражданнарның төп хокуклары, иреге, бурычлары белән танышты.

Дәрес башында Россия Федерациясе һәм Татарстан Републикасы гимнары яңгырады.  Аннан соң юрисконсульт Цырульникова А.И.  балалар белән берлектә Татарстан Республикасы  Коституциясе тарихын сөйләде. Дәрес ахырында “24 факт һәм  РТ Коституциясе” дигән видео  өзек күрсәтелде.     

     Дәреснең максаты – балаларда Коституциянең асылын  һәм әһәмияте турындагы күзаллауны һәм гражданнарның хокуклары  һәм  ирекләре турындагы белемнәрен ныгыту иде. Шулай ук балаларда гражданлык һәм үзенең туган иленә карата мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыру , хокук культурасын, гражданлыгы үзаңын үстерү иде.

Балалар видео өзекне бик теләп карадылар һәм тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International