Җомга көнне, 10 ноябрьдә, Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Татспиртпром Чистай ликер-аракы заводы" АҖ филиалына барды. Биредә коллективның штат кыскартылуы мәсьәләсе буенча җыелышы узды.
Очрашуда катнашучыларга эш белән тәэмин итү законнар нормасы турында сөйләделәр. Шулай ук завод хезмәткәрләренә эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтү һәм һөнәри укыту турында сөйләделәр.