Ел башыннан зәйлеләр бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме алу өчен 15 бизнес-план тәкъдим итте

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Зәй районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен эшкуарлык эшчәнлеге оештыруга финанс ярдәме күрсәтү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

Чара башланганчы, баш дәүләт салым инспекторы һәм пенсия фонды вәкиле булачак эшмәкәрләргә пенсия, салым законнары нигезләре үзенчәлекләре турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Чара барышында түбәндәге юнәлешләр буенча 3 бизнес-план каралды: аяк киеме ремонтлау, җылыту җихазлары ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү, консалтинг хезмәтләре күрсәтү.

2017 ел башыннан алып барлыгы Зәй муниципаль районында Эксперт советы утырышларында эшсез гражданнарның 15 бизнес-планнары каралган, шуларның 11е хуплау алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International