"Яңарыш" үзәгендә "Белая трость" айлыгына багышланган чаралар узды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

"Белая трость" айлык кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сукыр кешеләргә дөрес караш тәрбияләүгә багышланган чаралар узды.

Тренинг дәресләр барышында балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалашты. Күнекмәләрен ныгыту өчен балалар гыйбрәтле мультфильмнар карады.

Психолог Татьяна Ишметьева сүзләренчә, уртак фикер алышу барышында катнашучылар кешеләргә игелеклек, шәфкатьлек күрсәтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International