Республика башкаласында "Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибә үрнәкләре" семинары узды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибә үрнәкләре семинары узды.

Семинарда 60 тан артык коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, социаль эшмәкәрләр, ресурс үзәкләре, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Дәүләт Советы вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән КФУ инновация эшчәнлеге буенча проректор, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Артемьев чыгыш ясады. Шулай ук, семинарда катнашучыларга Татарстан Республикасы социаль сәясәт буенча Дәүләт Советының Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева мөрәҗәгать итте.

Чыгышлар тәмамланганнан соң семинар эшен фикер алышу режимында дәвам итте.

Чараның нәтиҗәләре буенча семинар модераторы Андрей Артемьев башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге Бөтенроссия сәяси партиясенә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның мәнфәгатьләрен яклау белән мөрәҗәгать әзерләргә дип әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International