Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2017 елның 10 ноябре, җомга

Чараның эшендә 20 оешманың кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты, шулар арасында ҖЧҖ “Раиф ПКФ”, ҖЧҖ “Вилюй”, “Яңа кою технологияләре”, ҖЧҖнең филиалы , ПАҖ “КАМАЗ” “Пресс-рам заводы”, ҖЧҖ “СЙ Дуслык”, “Менделеевск шәһәреннән АҖ “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод”, ҖЧҖ ҖБ “Начало” һ.б. бар иде.

Эш бирүчеләр 219 буш эш урыны тәкъдим итте: инженер-конструктор, иминият агенты, программчы, очуларны электр белән тәэмин итүче инженер, мал табибы, хезмәтне саклау буенча белгеч, менеджер, механик, цех остазы, тәэмин итү буенча белгеч, келәтче, кран машинисты, пешекче, сатучы, камыр эшләнмәләре остасы, трамвай йөртүче, слесарь-ремонтчы, штамплаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, тикшерүче, көйләүче, кисүче, җир эшкәртүче, юл монтеры, укчы, кухня эшчесе, комплектлаучы һ.б.

Моннан тыш килүчеләр игътибарына Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә оештыру вакытына анда барлыгы 5880 буш эш урыны теркәлгән.

Шулай ук ярминкәгә килүчеләргә эшне интернет-ресурсларны  кулланып та табып булганлыгын җиткерделәр, шундый ресурслардан рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” порталы. Һәр килүчегә бу порталдан ничек куллану турында күрсәтмә тапшырылды.

Ярминкәгә барлыгы 197 кеше килде, шуның 27сенә алга таба эшкә урнашу  өчен ярминкәдә  катнашкан оешмаларның буш эш урыннарына юллама бирелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International