Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр үз якташлары - Ватаныбыз Геройлары турында сөйләде

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

“Алардан тарих башланды” Татарстан Республикасының 100 иң күренекле эшлеклеләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән республика акциясе һәм “Ватан Герое – минем якташым” республика иншалар бәйгесенә йомгак ясалды.

Акциядә 67 социаль яклау учреждениеләре катнашты, алар тематик видеороликлар, видео-презентацияләр тәкъдим итте.

Иншалар бәйгесендә 13 социаль приюттан 10-17 яшькәчә 28 бала катнашты. Конкурс эшләрен ике яшь категориясе арасында эксперт комиссиясе әгъзалары тарафыннан бәяләнде.

Шулай итеп, беренче төркемдә өченче урынны Менделеевск "Кама таңнары" социаль приютында тәрбияләнүче һәм Алексеевск социаль приютында тәрбияләнүче яулады. Икенче урында ике җиңүче булып чыкты. Бу Түбән Кама "Балкыш" социаль приюты карамагындагы һәм Мамадыш “Өмет” социаль приютында тәрбияләнүче. Беренче урын Түбән Кама "Балкыш" социаль приюты карамагындагыга бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International