Алабуга мәктәп укучыларына хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләделәр

09.11.2017

Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Шәһәр мәдәният сараенда узган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама моношәһәренең 9 югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары вәкилләре катнашты.

9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралашты, укырга керү һәм уку шартлары турында белде. Һәр уку йорты экспозициясен, демонстрацион материалларын тәкъдим итте.

600дән артык өлкән сыйныф укучылары хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр, эшче һөнәре ихтыяҗы динамикасы, Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү структурасында заманча тенденцияләре турында белде.

 


Министрлыкның матбугат хезмәте



Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования