Хисап атнасы барышында оешмалар 3226 эш урыны ачык дип белдергән

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 7 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 452 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 149 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39 556га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3226 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,3 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 674 кеше эшсез дип танылган, шуларның 626сы – моңа кадәр хезмәт куйган. 34 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International