Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә багышланган "Минем ватаным - Татарстан" дигән чара узды.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарга туган җире, республикасы, шәһәре турында белемен арттыру, халык гореф-гадәтләренә кызыксыну үстерү.
Дәрес барышында балалар Татарстан тарихы турында хикәя тыңладылар, виртуаль рәвештә Казанның мәдәни урыннарында булдылар, ребуслар чиштеләр, мәкальләр искә төшерделәр.
Чара ахырында балалар мастер-класста катнаштылар.