Кичә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә “Киләчәккә Билет” Алабуга муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрнең бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс комиссиясенә " Минем һөнәрем – минем киләчәк" темасына16 иҗади эш тәкъдим ителде. Катнашучылар төрле һөнәрләрнең үзенчәлеген ачып бирде: журналист, крановщик, психолог, укытучы, янгын сүндерүче, пешекче, археолог һәм башкалар.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. "Минем һөнәрем – минем киләчәк" темасы буенча әсәрләр иҗат эшләре арасында 3 урынны Карина Колпакова (МББУ "№5Урта гомуми белем бирү мәктәбе ") һәм София Калмыкова (МББУ "8 нче Урта гомуми белем бирү мәктәбе "), икенче урында Мария Тюрикова (МББУ "№10Урта гомуми белем бирү мәктәбе "). Беренче урында Екатерина Пучкова (МББУ "№2Урта гомуми белем бирү мәктәбе ") булды.
Шигырьләр эшләре арасында 1 урынны Владислав Гесс (МББУ "Урта гомуми белем бирү мәктәбе №1") яулады.
Картиналар (рәсем) эшләре арасында 3нче урын Анна Дарьинага (МББУ "Урта гомуми белем бирү мәктәбе №3") бирелде. Икенче урында Софья Вискова (МББУ "Урта гомуми белем бирү мәктәбе №3"), 1 урында Полина Романова (МБОУ "Гимназия №2") булды.
Призлы урыннар яулаган җиңүчеләргә "Юлдаш" канцтоварлар кибетеннән сертификатлар тапшырылды.
Җиңүчеләрнең эшләре "Киләчәккә Билет" Республика конкурсының финал этабында катнашу өчен конкурс комиссиясенә җибәрелде.