Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Уңган куллар" түгәрәге эшли.
Дәресләрдә балалар төп геометрик төшенчәләр белән таныша, үзенең хезмәт осталыкларын яхшырта.
Теләсә кайсы педагог белә – кәгазь бала өчен иң кулай һәм универсаль материал.
"Минем фикеремчә, оригаминың барлык өстенлекләрен әйтеп бетереп мөмкин түгел. Кәгазь белән эшләү тәрбияләнүчеләрнең хәтер, игътибар, фикерләү, кулларның вак моторикасын үстерә", - ди Анжелика Пушкова.