Түбән Кама муниципаль районында 164 сәяси, дини һәм социаль карашы буенча репрессия корбаны яши

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Түбән Кама шәһәре 28 нче урта белем бирү мәктәбендә сәяси чара узды.

Чара Сугышчан Дан мәктәп музее белән танышудан башланып китте. Кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсияне мәктәп директоры Рафаэль Лотфуллин үткәрде.

Аннары барысы да тематик концерт программасына чакырылды. Концерт башында барлык катнашучылар сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды.

Очрашуда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фаретдинов, Түбән Кама сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәр иҗтимагый оешмасының рәисе Сытина Нина, шулай ук мәктәп директоры чыгыш ясады.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 164 репрессия корбаны яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International