Түбән Камада каравылчыларның ихтыяҗы зур

2017 елның 3 ноябре, җомга

2017 елның 8 ноябрендә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эшсез гражданнарга каравылчы, ПТО инженеры, электромонтажник, техник-программист, слесарь-ремонтчы, автомобиле йөртүчесе һәм башка вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Чара 10.00 сәгатьтә Түбән Кама ш., ур. Бызова, 20а (222 бүлмә) адресы буенча башлана. Өстәмә мәгълүматны 8(8555)42-68-00 телефоны аша алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International