Бүген татарстанлыларның эш вакыты бер сәгатькә кими

2017 елның 3 ноябре, җомга

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә, 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – ял көне булып санала.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95нче маддәсе нигезендә бәйрәм алды көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кими.

2017 елда 4 ноябрь ял көне – шимбәгә туры килә. Моның белән бәйле рәвештә, 4 ноябрь ял көне 6 ноябрь көненә күчә.

Татарстан Республикасының 1448-XII номерлы "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" Закон нигезендә, 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне шулай ук ял көне.

Татарстан Республикасының 67-ТРЗ номерлы “ТР законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" Закон нигезендә ял көне белән бәйрәм көне туры килү сәбәпле өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 4, 5 һәм 6 нчы ноябрь – ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International