"Буыннар сәламәтлеге" проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кул көрәше буенча ярышлар үтте.
Бу көнне уен өстәлләре артында 16 катнашучы җыелган иде.
Катнашучылар һәм тамашачылар арасында төрле милләт вәкилләре җыелган иде: татар, рус, үзбәк, марилар.
Һәр тамашачы һәм катнашучы истәлекле бүләк алды, ә призерлар дипломнар белән бүләкләнде.
Шулай итеп, "Иң көчле ир-ат " Виктор Бородин булды, "Иң кыю" 85 яшьлек Тамара Головина.