“Шатлык” приюты карамагындагыларның Казанга сәяхәте

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

24 нче  октябрь көнне “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренә “Әкият” кафесына кунакка бардылар. Дус, тату коллектив балаларны бик җылы каршы алды. 

“Супермен” командасы  шундый көзге күңелсез көнне чын бәйрәмгә әйләндрде. Алар балалар өчен төрле – төрле уеннар, конкурслар уйлап таптылар. Балалар рәхәтләнеп бу уеннарда катнаштылар, канәгать икәннәре йөзләренә чыккан иде. Аннан соң пешекче Александр балаларга пицца пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Балалар үзләре дә  пицца ясадылар.Аннан сон үзләре ясаган пиццага исемнәрен язып куйдылар.

Пицца пешеп чыккач һәрберсе үзенең хезмәтен авыз итеп карады, ә шул арада Юля апа балаларга химик тәҗрибәләр үткәреп күрсәтте. Ул азоттан чып- чын болытлар ясады һәм тагын бик куп башка тәҗрибәләр курсәтергә дә өлгерде. Без “Әкият” кафесы хезмәткәрләренә балаларга шундый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International