"Тигезлек" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Ф. А. Гаптелганиева "Минем сәламәтлек - минем кулларда" темасына чара үткәрде.
Әлеге чараның төп максаты – катнашучыларның игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә.
Ведомствоара учетта торучы ата-аналар каршында Кукмара район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов чыгыш ясады.
Әңгәмә иркен шартларда узды, очрашуда катнашучылар кызыксындырган сорауларына җавап алды. Чара ахырында кунак сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.