"Салават күпере" үзәге карамагындагылар рәсем конкурсында катнашты

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балигъ булмаганнар арасында "Без - планетада тынычлык өчен!" дигән темага рәсем конкурсы узды.

Конкурс кешеләргә хәрмәт хисе тәрбияләү һәм шәхесне иҗади яктан үстерүгә йогынты ясады.

Социаль педагог Лилия Ремеева сөйләвенчә, яшь рәссамнар үз рәсемнәрендә Җир планетасы, әкияти чәчәкләр, кошлар сурәтләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International