Һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар тормышка ашыру кысаларында Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тестлар үткәрә һәм укучыларга һөнәр сайлау, иң популяр һәм кирәкле белгечлек механизмнары турында сөйли.
Яңа уку елында һөнәри юнәлеш бирү эше "Логос" психология үзәге белгечләре белән берлектә дәвам итәчәк. Сентябрьдән декабрьгә кадәр 8-11 сыйныфның 442укучысының мәнфәгатьләрен билгеләү буенча тест үткәрү планлаштырыла.