Оста дизайнер кәгазьдән дә күлмәк тегә

Эшче һөнәрләре турында төрле фикерләр йөри. Имеш, аларның дәрәҗәсе юк, түләү аз, яшьләрдә кызыксыну уятмыйлар. Эшче белгечлекләрен әзерләүче көллиятләрне бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаудан курыккан укучылар гына сайлый. Әмма соңгы елларда мондый фикерләр сирәгрәк ишетелә. Казанда Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан Технология һәм дизайн көллиятенә 2015 елда бер урынга дүрт абитуриент дәгъва кылган. Әйе, биредә укучыларны белеменә, тәртибенә, сәләтенә карап сайлап алалар. 



Скачать текст

Copyright © 2003-2017
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования